Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Кирлегәч мәктәбеннән Ислам Маһиҗанов - Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе җиңүчесе

Шатлыклы вакыйга

Районыбызның Кирлегәч авылы мәктәбеннән янә шатлыклы хәбәр алдык: мәктәпнең 9нчы сыйныф укучысы – Ислам Маһиҗанов Бөтенроссия «Илһам» яшь шагыйрьләр һәм язучылар конкурсында “Проза” номинациясендә җиңүче булды.

Ислам әлеге бәйгенең март аенда узган зональ турында үзе язган “Краблар” әсәре белән катнашкан иде.
Ул чакта бәйгенең зона этабында  I тур җиңүчесе булды. Инде менә барлык этапларны узып, бүләкләү тантанасына чакыру алгач, Казанда бүләкләү тантанасында катнашты.

Тантана Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында узды.
Катнашучылар поэзия, проза, драматургия, журналистика һәм тәрҗемә номинацияләрендә, яшь үзенчәлекләре буенча аерым төркемнәрдә бәяләнгән.

Конкурс Татарстаннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән 600 дән артык мәктәп укучысын берләштергән, ә зона этапларында 300 гә якын яшь иҗатчының эшләре бәяләнгән.

Кирлегәч мәктәбе укучысы Ислам Мансур улын һәм укытучысы Гөлия Сабирҗанованы котлыйбыз!

Әле күптән түгел генә Исламның татар теленнән Халыкара олимпиада призеры булуын хәбәр иткән идек.  

 

фото: И. Маһиҗановтан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев