Кирлегәч авылы мәктәбе укучысы Ислам - татар теленнән халыкара олимпиада призеры
13-16 апрель көннәрендә Казанда Татар теле һәм әдәбиятыннан XIII халыкара олимпиада узды.
Анда Россиянең 30 төбәгеннән һәм 5 чит илдән 500ләп укучы катнашкан. Быел олимпиада бөек татар шагыйрьләре Габдулла Тукайга һәм Муса Җәлилгә багышлап үткәрелгән.
Шунысы шатлыклы һәм Лениногорск районы өчен горурлык: әлеге халыкара олимпиадада Кирлегәч мәктәбеннән 9нчы сыйныф укучысы Ислам Магизянов катнашып, призер булды.
Быел февраль аенда татар телле мәктәпләр өчен туган (татар) тел буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында Ислам призер булды, ә татар әдәбияты буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында җиңү яулаган иде. Без бу хакта сайтка язган идек.
Бу көннәрдә Ислам күп кенә яшьтәшләр белән Казанда «Байтик» балалар белем бирү комплексы базасында татар теле һәм әдәбият буенча сынаулар узды. Нәтиҗәдә, призер исеменә лаек булды.
Исламның укытучысы – Кирлегәч мәктәбенең татар теле укытучысы Гөлия Сабирҗанова.
Исламны һәм аның укытучысын котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев