Куакбаш авылында СВОда һәлак булучылар хөрмәтенә мемориаль такталар ачылды
ЯҢАЛЫКЛАР

Куакбаш авылында СВОда һәлак булучылар хөрмәтенә мемориаль такталар ачылды

Куакбаш авылы үзенең батыр улларын онытмый. Шушы көннәрдә авылда дулкынландыргыч, моңсу, сагыш хисләренә тулы чара узды.

Шушы авылда туып-үскән, махсус хәрби операциядә илебезне яклап һәлак булган хәрбиләр хөрмәтенә мемориаль такталар ачылды.

Әлеге истәлек такталары  авыл мәдәният йорты территориясендә,  Бөек Ватан сугышының герое - билгесез солдат һәйкәле янында урнаштырылган.  Сигез мемориаль такта – сигез солдат язмышы.

Чарада Лениногорск районы буенча Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты вәкиле Сания Арсланова катнашты. Аның ярдәме һәм катнашуы якыннарын югалткан гаиләләр өчен бик мөһим.

Шулай ук әлеге чарада кыска вакытлы ялга кайткан СВО хәрбиләренең  катнашуы да чараның әһәмиятен арттырды. Аларга карап,  тынычлыкның нинди бәя белән бирелүен һәм СВОдан  әйләнеп кайтмаган ир-егетләрнең  истәлеген саклауның мөһимлеген аңлыйсың.

Һәлак булган хәрбиләрнең урыннары оҗмахта булсын, якыннарына күркәм сабырлык бирсен.

 

Фотолар: авыл җирлегеннән.


 


Нет комментариев