Куакбаш авылында танылган җырчы һәм блогер-шагыйрь катнашында хәйрия концерты узачак
ЯҢАЛЫКЛАР

Куакбаш авылында танылган җырчы һәм блогер-шагыйрь катнашында хәйрия концерты узачак

Әлеге чара МХО зонасындагы егетләргә гуманитар ярдәм күрсәтү йөзеннән оештырыла.

Куакбаш авылы мәдәният йортында якшәмбе – 4 октябрьдә “Яхшылыкка бер адым” дигән хәйрия концерты узачак.

Концертта блогер, шагыйрь , җырлар авторы, күп мәртәбә СВО зонасына гуманитар ярдәмнәр илтүче – Рүзәл Минһаҗев иҗат төркеме белән катнаша.

Концертның махсус кунагы – Татарстанның халык артисты Марат Галимов. 

Башлана 18.00 сәгатьтә.  Күңеле кушканча ярдәм итүчеләр булыр дип ышанасы килә.

Исегезгә төшерәбез: Рүзәл Минһаҗев иҗат төркеме белән узган елның июнь аенда Куакбаш авылында концерт куеп киткән иде. Ул чакта тамашачы бик яратып кабул итте. Бу турыда без сайтка язган идек. 

 

 


Нет комментариев