Куакбаш авылында хәйрия концерты узачак
Игелекле эштән читтә калмыйк.
Куакбаш авылы мәдәният йортында хәрби операциядәге солдатларга ярдәм йөзеннән хәйрия концерты узачак.
“Йөрәктән – йөрәккә” хәйрия концерты 21 мартта 18.00 сәгатьтә була.
Әлеге концертта Куакбаш авылы мәдәният йортының талантлы һәвәскәр артистларыннан тыш, Иске Шөгер, Кирлегәч һәм Сарабиккол авылларыннан да артистлар катнашачак.
Җырчыларның, ансамбльләрнең фидакарь иҗаты һәм сәнгатькә тугрылыгы бу кичтә үзенчәлекле атмосфера тудырачак.
Куакбаш авыл җирлеге битараф булмаганнарны үзләренә кушылырга һәм бу искиткеч башлангычны хупларга чакырып кала.
фото:архивтан, мәдәният йортыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев