Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Куакбаш китапханәсендә әдәби очрашу үтте

Куакбаш авылы китапханәсендә «Күңелем тулы сихри моң минем...» дип аталган әдәби очрашу узды.

Бу хакта китапханә социаль челтәрдә хәбәр итә.

Очрашуга Чишмә" иҗат берләшмәсенең җитәкчесе, Татарстан язучылар берлеге әгьзасы шагыйрь Таһир Шәмсуаров, шагыйрә, композитор Гөләндәм Кәбирова, Бөтендөнья татар конгрессының Лениногорск бүлеге җитәкчесе Ләйсән Рахманова - Шәмсуарова килгән.

Әлбәттә, әдәби очрашу булгач, Куакбаш авылының иҗат кешеләре дә бу чарадан читтә калмаган: җирле шагыйрьләрь -  Мәмдүдә Валиуллина, Фәнүсә Сагдиева, Халидә Бегҗанова, Зөлфия Мөхәммәтҗанова, Мансур Хәсәнов катнашкан.

"Рухият" нәшриятендә басылып чыккан "Әдәби офыклар" китабын презентацияләү булды. Таһир Яруллович бу җыентыкка шигырьләре кергән шагыйрьләрне котлап, аларга әлеге китапны бүләк иткән.

Кичә шигырь, җыр - моң белән үрелеп барды. Шагыйрьләрь тамашачыларга үзләренең яңа иҗат җимешләрен бүләк итте, аларның шигырьләренә иҗат ителгән җырлар яңгырады. Очрашу  җылы, чын шигьрият дулкынында узды.

фотолар: https://vk.com/public212016920

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев