Күпбалалы гаиләләргә чыгарылыш кичәсенә әзерләнүгә түләү кертүне тәкъдим иттеләр
Дәүләт Думасы депутатлары күпбалалы һәм аз керемле гаиләләргә, балаларын чыгарылыш кичәсенә әзерләү өчен, федераль дәрәҗәдә түләү кертергә тәкъдим иткән.
Депутатлар Сардана Авксентьева, Ксения Горячева, Дәүләт Думасы вице-спикеры Владислав Даванков Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяковка шундый башлангыч белән мөрәҗәгать иткән, дип яза “ТАСС”.
Депутатлар билгеләп үткәнчә, төбәкләрдә күпбалалы һәм аз керемле гаиләләргә балаларын мәктәпкә әзерләүгә, мәктәп формасы, спорт киеме, кирәкле башка әйберләр сатып алуга түләүләр яки компенсацияләр бирелә.
Әмма бу түләүләр, кагыйдә буларак, уку елы башына тәгаенләнә. Гаиләнең уку елын төгәлләүгә бәйле чыгымнары – чыгарылыш кичәсе, аттестат алу, фотосессия, кием-салым, транспорт, баланың рәсми мәктәп чараларында катнашу чыгымнары исә исәпкә алынмыйча кала.
Депутатлар 9 нчы яки 11 нче сыйныфны тәмамлаучыларга федераль дәрәҗәдә бер тапкыр түләү кертүне күздә тота. Мөрәҗәгать авторлары фикеренчә, бу чара гаиләнең чыгымнарын киметү, укуын тәмамлаган балаларга ярдәм итү мөмкинлеге бирәчәк.
Чыганак: https://vatantat.ru
фото: Заман сулышы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев