Күрше районда йортның бишенче катыннан егылып төшкән бала исән калган
ЯҢАЛЫКЛАР

Күрше районда йортның бишенче катыннан егылып төшкән бала исән калган

Сак булыгыз

Татарстанда 10 яшьлек малай бишенче каттан егылып исән калган. Әлеге хәл кичә Азнакайда Болгар урамындагы йортларның берсендә булган.

«Татар-информ»га Яр Чаллы шәһәр Сәламәтлек саклау идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, баланың хәле тотрыклы, уртача дип билгеләнә.

«Ул аңында, якыннарын таный, сорауларга җавап бирә. Хәзер малай Кама балалар медицина үзәгендә тиешле дәвалау ала. Аны тәүлек буе профильле белгечләр карый», - дип билгеләделәр ведомствода.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

 


Нет комментариев