Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск районында яшәүче 85 яшьлек пенсионер авылдашының шәхси азык-төлек кибетенә ут төрткән

Лениногорск районында яшәүче сиксән биш яшьлек пенсионер хулиганлык юлына баскан.

Ул авылдашының шәхси азык-төлек кибетенә ут төрткән.

Эчке эшләр хезмәтенең дежур бүлегенә 36 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать иткән, ул Яңа Шөгер авылындагы азык-төлек кибетенә ут төртүләре турында хәбәр иткән.

Оператив-эзләү чаралары барышында полицейскийлар шикләнелүченең шәхесен ачыклаганнар һәм 1939 елгы пенсионерны тоткарлаганнар.

Өлкән яшьтәге ир-ат үз гаебен таныган, бу законсыз гамәленең сәбәбен дә аңлаткан. Алар зыян күрүче белән җир кишәрлеген бүлешә алмый судлашып-дәгъвалашып йөргәннәр. Шуның нигезендә олы яшьтәге ир- ат  зыян күрүчегә карата дошманлык мөнәсәбәтләре  кичергән.

Эчке эшләр бүлегендә тоткарланучы төнлә кибет тәрәзәсен ватып, кибет эченә җиңел кабынып китүче сыекча сибеп, аңа ут төртеп җибәрүен сөйләгән.

 Ир-атның җинаятьчел гамәлләре аркасында кибет хуҗасына  1 миллион сум күләмендә матди зыян китерелгән. Хәзерге вакытта РФ Җинаять кодексының 167 нче маддәсенең 2 нче өлешендә каралган –  «Чит кеше милкен аңлы рәвештә юк итү яки зарарлау» билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган.

Пенсионер читкә чыгып китмәү һәм үзен тиешле тәртиптә тоту турында рәсми кәгазьгә кул куйган.

 

фото: https://16.мвд.рф/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев