Лениногорск «әдәби марафончылары» Казанда финалистларны бүләкләү тантанасында катнаштылар (+ фотолар)
Казанда «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә XXI әдәбимарафон проектының финалистларын бүләкләү тантанасы узды.
Тантана 18 декабрьдә, "Белем җәүһәрләре" дөньякүләм татарча IT-проектлар бәйгесенең финалистларын бүләкләү белән бергә үтте.
Лениногорскилылар "Әдәби марафон" проекты - җиңүчеләре. Шушы елның 1-21 октябрь көннәрендә үткәрелгән 21нче әдәбимарафонда безнең районнан барлыгы 29 кеше катнашып, финалга кадәр барып җитте. Казанга бүләкләү тантанасына 7 кеше барды.
Иң күп китап укучы районнар: Саба, икенче урында Арча районы, өченчедә Апас. Лениногорск районы - бишенче урында.
Быел «Әдәби марафон» бәйгесендә катнашучылар арасында китаплары аеруча популяр булган язучылар һәм шагыйрьләр дә билгеләп үтелгән.
Иң күп укылган авторлар: Зифа Кадыйрова, Айгөл Әхмәтгалиева, Гөлсинә Галимуллина, Сания Әхмәтҗанова, Мәдинә Маликова, Нәбирә Гыйматдинова, Гүзәл Галләмова, Марат Кәбиров, Гөләрә Шәрипова, Рифә Рахман, Илсөяр Иксанова, Зөлфәт Хәким, Раил Гатауллин, Факил Сафин, Галимҗан Гыйльманов.
Лениногорскиның әдәби марафончылары Дипломнар белән кайтты. Алар тантаналы кичәдә күренекле язучылар белән фотоларга төшкәннәр, башка район, башка төбәкләрдән килгән милләттәшләр белән аралашканнар.
#XXIәдәбимарафон_финалистлары #XXIәдәбимарафон
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев