Лениногорск әниләре «Әниләр марафоны»ның йомгаклау чарасында Казанда катнаштылар
Әниләрне хөрмәтләделәр.
7 декабрьдә Казан шәһәренең «Туган авылым» комплексында «Әниләр марафоны» ның йомгаклау тантанасы узды. Тантанага 340 артык марафончы җыелды.
Быелгы марафонда Лениногорск шәһәре һәм районыннан барлыгы 11 кеше катнашты. Тантанага 9 кеше барды. Ике әни билгеле бер сәбәпләр аркасында тантанага бара алмады.
«Әниләр марафонының йомгаклау тантанасы югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Күңелдә әйтеп бетергесез хис-кичерешләр калды. Газизләрдән газиз әниләр, туган телебез, халкыбызның рухи дөньясы, гаилә кыйммәтләре белән бәйле әлеге чара һәркемнең күңеленә хуш килгәндер дип уйлыйм. Спикерлар чыгышын бирелеп, игътибар белән тыңладык һәм үзебезгә киләчәк өчен файдалы мәгълүматлар алдык. Без – Лениногорск районы марафончылары әлеге истәлекле тантанада катнашуыбыздан бик канәгать калдык», – дип хәбәр итә «Әниләр марафоны»нда катнашучы, үзәк китапханәнең милли бүлек мөдире Ләйсән Шәмсуарова- Рахманова.
«Марафонда катнашу – минем өчен үзе бер җиңү. Темаларның берсен дә калдырмый язып барырга кирәк бит. Аларны яза-яза күпме хатирәләр яңарды: балачакка кайтып килдек, күңел сандыгында сакланган вакыйгаларны искә төшердек. «Әниләр марафоны» һәрберебез өчен газиз, якын, кадерле булган кешеләребезнең әһәмиятен көчәйтте. Әти-әниемә, гаиләмә игътибарым тагын да артты», – ди Ләйсән ханым.
Катнашучыларны бик җылы каршы алганнар. Вадим Захаровның җырлавы көтелмәгән сюрприз булган. Татар халкының милли ризыклары, тәмле чәй белән сыйлаганнар. Спонсорлар әзерләгән күчтәнәчләрне өләшкәннәр.
Әлеге үтемле, мәгънәле чараны оештыручыларга, шәхсән «Әниләр марафоны» проекты авторы Динара Әхмәткә Лениногорск районы марафончылары тирән рәхмәтләрен белдерә.
Бүгенгедәй киләчәктә дә Әниләр марафоны дәвам итсен, катнашучылар саны артсын дигән теләктә калалар.
Язманы тулырак «Заман сулышы» газетында 12 декабрь санында укый аласыз.
фотолар: Л. Шәмсуарова- Рахмановадан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев