Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск Балалар иҗат йортының өстәмә белем бирү педагогы Альбина Дәүләтшина экология конкурсында 3нче урын алды

Өстәмә белем бирү педагогы «Эколидер-2025» конкурсында өченче урынны яулады.

Узган елның декабрь ахырында «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Эколидер-2025» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. 

Лауреатлар арасында Лениногорск Балалар иҗат йортының өстәмә белем бирү педагогы Дәүләтшина Альбина Фазыл кызы да бар, ул системалы рәвештә экологик яктан мәгариф  эшчәнлеге өчен  өченче урынга лаек булды. Аның тырышлыгы  жюри тарафыннан югары бәяләнде, яшь буынның экологик культурасын формалаштыруга педагогның керткән өлешенең әһәмиятен билгеләп үттеләр. 

Альбина Фазыл кызы үсеп килүче буын белән актив эшли. Ул «Яшел планета» берләшмәсен алып бара, укучылар белән тирә-якны чистартуга өлеш кертәләр, эзләнү эше башкаралар, яшь слетчылар форумында катнашалар.

фотолар: ДДТ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев