Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск Балалар йорты тәрбияләнүчеләренә яңа ачышлар өчен рәхмәт хатлары

Лениногорск Балалар йорты тәрбияләнүчеләре дәрестән тыш вакытларын үсемлекләр дөньясына багышлау эшен дәвам иттерәләр.

Күптән түгел “Татнефть” “Мәктәп биолабораторияләре” проектында актив катнашулары һәм проект үсешенә зур өлеш кертүләре өчен берничә балага рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды.

- Без узган елдан бирле үсемлекләрне клонлаштырабыз. Башта бер банкада 20 үсенте була, ә аларны үрчетеп, без 60 яшь үренте алабыз. Бездә канәфер, триплоид усак, каен, «Ольга» хризантемасы, «Джиннура» һәм «Гиностемма» дару үсемлекләре үсә, - дип сөйли балалар.

 Шулай ук проект кысаларында төрле тикшеренүләр үткәрәләр. Әйтик,  күптән түгел алар чәчәк бакчалары, җиләк-җимеш бакчалары урнашкан йорт яны участогында бактерияләрнең булуын өйрәнгәннәр. Анализның бу төре туфракның сәламәтлеге турында кыйммәтле мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә.

“Җир төрле зоналардан 10 сантиметр тирәнлектән 800 миллиграммлап алынган. Беренче эш итеп без һәр үрнәк материалларны киптердек һәм аларның кислоталылыгын билгеләдек. Нәтиҗәләргә караганда, безнең территориядә нейтраль кислоталы һәм әче туфраклы җир бар, - ди тәрбияләнүчеләр.

Тагын балалар туфрак сулышын өйрәнгәннәр һәм аның механик составын билгеләгәннәр. Соңыннан нәтиҗә чыгарганнар: туфрак уртача балчыклы. Анда аз санда череми торган калдыклар һәм ком кисәкчәләре бар. “Махсус эремә ярдәмендә без туфракта нинди азот бактерияләре булуын ачыкладык. Тагын да тулырак нәтиҗәләрне без Әлмәт биолабораторияләрендә алдык. Башкарылган эштән бик канәгать калдык. Без хәзер кайсы участокта туфракны ашламаларга кирәклеген беләбез, - дип уртаклашты балалар.

Төбәкнең биологик төрлелеген саклауга керткән өлешләре игътибарсыз калмады. Малайлар һәм кызлар компаниядән Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр алдылар.

Анастасия Петрова
Сергей Трусов фотолары

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев