Лениногорскидагы М.Хәертдинов исемендәге рәсем сәнгате мәктәбе лениногорскилыларга мөрәҗәгать итә.
Рәсем сәнгате мәктәбе бик теләп халыктан натураль фондны тулыландыра торган предметлар кабул итә. Болар: сувенирлар, ваза, керамикадан эшләнмәләр, статуэткалар, җиләк-җимеш, яшелчә муляжлары, элеккеге көнкүреш әйберләре, бизәкле һәм бер төсле тукыма кисәкләре, яулыклар, челтәр салфеткалар.
«Сезнең бүләк иткән әйберләрегез сәнгать һәм иҗат үсеше өчен этәргеч булып торыр», – ди рәсем сәнгате мәктәбе.
Мәктәп белән элемтәгә керү өчен телефоннар: 885595 – 5- 34- 58, 5 – 38 -40.
Адрес: Лениногорск, Ленин урамы, 4нче йорт, Булгаков урамы, 3нче йорт
фото: нейрочелтәр ярдәмендә
Нет комментариев