Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск Балалар сәнгать мәктәбендә «Көзге симфония» күргәзмәсе ачылды

Безнең күзгә гади генә булып күренгән кабак рәссамнар күңеле аша, тылсымлы куллары аша үтеп, матур сәнгать әсәренә ирешкәннәр.

Лениногорскиның М. Хәертдинов исемендәге Балалар сәнгать мәктәбе филиалында “Көзге симфония” дип аталган күргәзмәдә кабак темасын үз эченә алган бик күп картиналарны күрергә мөмкин

Лениногорск Балалар сәнгать мәктәбендә “Көзге симфония” дигән күргәзмә ачылды. Монда 36 картина куелган, алар арасында Лениногорск, Түбән Кама, Чаллы, Әлмәт, Бөгелмә Зәй, Казан, Комсомольск на Амуре, Череповецк рәссамнары эшләр бар.

Сәнгать мәктәбе филиалының зур залына килеп керүгә сине якты төсләр белән ясалган, ерактан  үзенә җәлеп иттерә торган, шул ук вакытта халык күңеленә якын да булган яшелчә – кабак рәсемнәре ясалган картиналар каршы ала. Ни өчен кабак соң ? Баксаң, әлеге күргәзмәгә узган елда ук нигез салынган.

Проект Татарстан Республикасы халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗев тәкъдиме белән башланган. Саба районында “Кабак” бәйрәмендә ул рәссамнар белән сөйләшеп, күргәзмә оештырганнар.

Проект уңышлы гына килеп чыккан. Берничә шәһәрдә булганнан соң Лениногорскида тукталган. Һәм биредә соңгы тукталыш, аннары һәр картина үз авторына кайтарылачак, диде күргәзмәне ачу тантанасында Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Рабига Круглякова.

Күргәзмә ачылу уңаеннан Балалар сәнгать мәктәбендә рәсем ясау серләренә төшенүче кызлар-һәм малайларны да чакырганнар иде, алар әле мәктәпнең башлангычында гына укыйлар. Кечкенә кыз-малайлар сәнгатьтә оста кылкаләм ияләре булып танылган апа-абыйлары белән якыннан очрашу, алар белән фотога төшү бәхетенә иреште.  Рәссамнар Николай Карасев, Виктор Хрулев, Агуник Тамамян, сәнгать белгече Нина Горюнова ул көнне бик матур, җылы теләкләр ирештерделәр. “Чишмә” әдәби берләшмә әгъзасы, композитор, шагыйрә Гөләндәм Кәбирова рәссамнарга багышлап язган шигырен укыды, җыр башкарды. 

Сәнгать мәктәбенә әле бер елын гына йөрүче Олеся Арсланова әйтүенчә, күргәзмә аңа ошаган. “Монда шундый кабак рәсемнәре күп. Рәссамнарның фантазияләре зур икән. Алар кабак янына башка яшелчәләр дә куеп ясаганнар картиналарны. Миңа барысы да ошый”, - ди 7 яшьлек Олеся.

Бу көнне  рәхәтләнеп табигатьтә, бакчаларда “йөрдек”, берсеннән-берсе тәмле кабаклар белән “сыйландык”.  

 

язманың тулы вариантын «Заман сулышы» газетында 26 сентябрь санында укый аласыз.

Розалия Мостафина тексты һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев