Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск делегациясе Бөтенроссия “Туган тел” форумында катнашты

Казанда 12-14 ноябрь көннәрендә беренче Бөтенроссия “Туган тел” форумы үтте.

Аны  Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештырдылар.

Россия Федерациясенең 30 төбәгеннән һәм Татарстанның белем бирү оешмаларыннан чакырылган 800 делегат милли мәгарифнең бүгенге көндәге торышы, белем бирү оешмаларында туган телдә белем һәм тәрбия бирү, туган телләрне укыту, мәгариф өлкәсендә милли-мәдәни оешмалар белән хезмәттәшлек һәм башка мәсьәләләр турында фикер алышты, методик мәйданчыкларда тәҗрибә туплады.

Форумда катнашучылар  күргәзмәләрдә булды, мастер-класслар, педагогик остаханәләрдә булдылар.

14 нче ноябрь көнне “Корстон” сәүдә-күңел ачу үзәгендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында форумның пленар утырышы узды.

Шушы чарада Лениногорскидан делегация катнашты: алар – Мәгариф идарәсенең милли белем бирү буенча методисты Тәслимә Халикова, 11нче гимназия директоры Гөлнара Шәрифуллина, Нефть техникумының татар теле укытучысы Дилә Борһанова, Иске Писмән мәктәбе татар теле укытучысы Динара Фәррахова, 14нче бакча тәрбиячесе Минзилә Могыйнова, 12нче лицейның татар теле укытучысы Гөлүсә Билалова катнаштылар.

 

фотолар: М. Могыйнова тарафыннан тәкъдим ителде

Тулырак газетның киләсе атнадагы санында укырсыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев