Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск делегациясе Казанда Авыл хуҗалыгы министрлыгының еллык коллегиясендә катнашты

«Казан Экспо»да узды.

Бүген башкалада «Казан Экспо» мәйданчыгында оештырылган «Казан Агро 2025» агросәнәгать комплексы казанышлары махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә Лениногорск делегациясе дә катнашты. Делегация составында Лениногорск районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнур Шәмарданов, аграр хуҗалык җитәкчеләре бар.

Быел күргәзмә эшендә 300дән артык компания катнаша. Алар үсемлекчелек, терлекчелек, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате өлкәләрендәге казанышларын күрсәтә, шулай ук махсуслаштырылган техника тәкъдим итә.

Шулай ук республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының еллык коллегиясе дә уза.

Лениногорск районы продукция җитештерүгә өлеш кертә, безнең районда 4 мең 600 баш мөгезле эре терлек. Бүгенге көндә аграр хуҗалыкларда язгы чәчүгә техникаларны ремонтлау, орлыкларны әзерләү бара.

Гомуми чәчү мәйданы районда  57 мең гектар булыр дип планлаштырыла.  Бөртекле, техник һәм азык культуралары игеләчәк.

 

фото: Марат Гирфанов Телеграм-каналыннан

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев