Лениногорск эчке эшләр бүлегенең ветераннары арасында ату буенча  турнир узды
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск эчке эшләр бүлегенең ветераннары арасында ату буенча турнир узды

Мондый чаралар ел саен үткәрелә.

Лениногорск Эчке эшләр бүлегенең ветераннары арасында ату буенча традицион турнир узды. Ярышлар хезмәт бурычларын үтәгәндә һәлак булган эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең истәлегенә багышланды.

Чарада бүлек ветераннары: эчке эшләр органнарына хезмәт елларын багышлаган һәм бүгенге көндә ветераннар оешмасында сафта калучылар катнашты. Алар өчен бу турнир — ярыш кына түгел, ә бер-берсенең ярдәмен тагын бер кат тою һәм инде янда булмаган иптәшләренә хөрмәт күрсәтү мөмкинлеге дә. Һәлак булган хезмәттәшләрне искә алу  хезмәткәрләрне берләштерә һәм гражданнарның иминлеге нинди бәягә төшүен оныттырмый.

Ярыш нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:

  •  1 урын — отставкадагы полиция подполковнигы Шафигуллин Руслан.
  • 2 урын — отставкадагы полиция полковнигы Осипов Альберт.
  •  3 урын — отставкадагы милиция прапорщигы Леванов Николай.

Җиңүчеләр грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Бүләкләрне Лениногорск районы буенча эчке эшләр бүлеге начальнигы Ришат Сибгатуллин тапшырды.

Эчке эшләр бүлегендә мондый чаралар ел саен үткәрелә һәм һәлак булган хезмәткәрләрнең истәлеген саклауга, ветераннар хәрәкәтен ныгытуга юнәлтелгән.

 

 


Нет комментариев