Лениногорск эшмәкәрләре «ТР эшмәкәрләренең алтын йөзлеге» исемлегенә керде
Казанда «Ел эшмәкәре: Алтын йөзлек-2024” Республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр.
Ул Эшмәкәрләр йорты мәйданчыгында узды. Лениногорскидан 4нче ТОС рәисе, яшьләр белән эшләүдә белгеч, үзмәшгуль Марина Кузнецова «Ел эшмәкәре: Алтын йөзлек-2024» конкурсының «Үзмәшгуль» номинациясендә җиңү яулады. Ул сувенир продукцияләре ясау белән шөгыльләнә.
«Хәзер минем «Туристик сувенир» Бөтенроссия конкурсында катнашу мөмкинлегее бар», - дип шатлыгын уртаклашты Марина Кузнецова.
Конкурсның «Экспорт» номинациясендә Лениногорскидан Олеся Мустаева җиңде. Ул органик косметика җитештерү белән шөгыльләнә.
Конкурс Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты кысаларында «Минем бизнес» үзәге белән берлектә үткәрелә.
фотолар: https://leninogorsk.tatarstan.ru/index.htm/news/2319637.htm
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев