Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск гаиләләре хөрмәтләнде, бүләкләнде

Лениногорскилылар Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үттеләр.

Шушы дата уңаеннан “Юбилейный” паркында 50 елдан артык бергә гомер кичергән гаиләләрне хөрмәтләделәр.

Гаилә, мәхәббәт, тугрылык көне 2022 елда рәсми рәвештә билгеләп үтелә башлады. 

Чара барышында Елена һәм Геннадий Хохловлар гаиләсенә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырылды.

Лениногорск районы башлыгы урынбасары Сергей Тимаков һәм ЗАГС бүлеге җитәкчесе Кадрия Хәлимова гаиләгә матур теләкләр җиткерделәр.

Хохловлар 58 ел бергә, өч кыз тәрбияләп үстергәннәр, хәзер дүрт онык, биш оныкчыклары бар. 

 Гаилә башлыгы –  Геннадий Николаевич – 1973 елгы социалистик ярыш җиңүчесе, Лениногорск монтаж идарәсендә эшләгән, нефть техникумында укыткан. Шахмат белән мавыга, алтын медале дә бар. Хатыны – Елена Фёдоровна конструкторлык бюросы заводында эшләгән, аннары шул ук заводның лабораториясендә хезмәт юлын дәвам итә. Ул да –  1973, 1977 елгы социалистик ярыш җиңүчесе.

Бәйрәмдә  9 гаиләгә лаеклы балалар тәрбияләүгә, гаилә институтын ныгытуга өлеш керткәннәре өчен муниципаль Советның Рәхмәт хаты тапшырылды. Алар арасында райондашларыбыз – Асия һәм Минзыя Таҗиевлар да бар. Аларның гаилә дигән гомер йомгагын сүтүләренә – 66 ел.

“Тормыш иткәндә төрле чаклар була, тик сабырлык белән, бер-береңне аңлап, авырлыкларны үткәрә белергә кирәк. Икебез дә эштән куркып тормадык, тырышып көч куйдык, мактау билгеләре, грамоталар да бар. Өч бала тәрбияләп үстердек”, - ди Таҗиевлар гаиләсе. 

Чыннан да, икесе хезмәт юлында фидакарьлек күрсәткән, «социалистик ярыш җиңүчесе», «хезмәт ветераны» исемнәренә ия булганнар. 10 оныкка һәм 6 оныкчыкка кадерле әби-бабай булып яшиләр. 

Минзыя Имаметдин улы «Лениногорскнефть» идарәсенең УТТ-2 оешмасында шофер булып эшли. Асия Шәрип кызы башта "Лениногорскнефть”тә штукатур-маляр булып эшли, аннары ОРС базасына күчә. Шушы оешмаларда лаеклы ялга чыкканчы хезмәт куйганнар. Минзыя бабай олыгайгач кына гармунда уйнарга өйрәнеп, Мәдәният сараеның “Сүнмәс ялкын” ансамбленә йөргән. “Җыр яраткач, күңел дә күтәренке була”, - ди.

Таҗиевлар гаиләсе зур, ул көнне котлау чарасына оныклар, балалар белән күпләп килгәннәр иде. Бер-берсенә карата булган хөрмәт хисләре күренеп торды. 

Лениногорскида яшәүче Золотухиннар гаиләсе быел бергә яшәүнең 51 еллыгын билгеләп үтәчәк. 1974 елда аларның гаиләсе барлыкка килгән. Яшь лейтенант Владимир Золотухин яшь депутат Фәния Әхмәдулла кызы белән туй ясаганнар. Хәрби кеше буларак, Владимир Золотухин Байкал аръягы тайгасында, Әфганстан җирендә була. Әлбәттә, янында һәрвакыт хатыны. Алар өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Җиде оныклары бар. 

Пенсиягә чыкканнан соң Владимир Иванович Лениногорск җылылык челтәрләре предприятиесендә, аннары Лениногорск бала тудыру йортында хуҗалык тармагы буенча эшли. Ватанны саклаучылар елында Владимир Ивановичның гомерен Ватанга хезмәт итүгә һәм аны саклауга, яшьләргә һәм яшүсмерләргә патриотик тәрбия бирүгә багышлавын билгеләп үтәсе килә. Хәзер икесе дә пенсиядә булганда да патриотик юнәлештә иҗтимагый эш алып баралар.

 

фотолар: https://leninogorsk.tatarstan.ru/index.htm/news/2431234.htm

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев