Лениногорск спортчылары парлы гимнастлар төрендә ярышты.
Шәһәребезнең 1 нче спорт мәктәбе гимнасткалары илкүләм дәрәҗәдә иң осталар унлыгына керде.
Мәскәүдә нәфис гимнастика буенча атаклы тренер Ирина Винерның Гимнастика сараенда «Бөтенроссия клублар лигасы» ярышларының финал бәйгесе үтте.
Лениногорск 1 нче спорт мәктәбе тренеры Ольга Сучковада тәрбияләнүче гимнаст кызлар пары республика җыелма командасы исәбендә чыгыш ясады. Амалия Фәттахова һәм Маргарита Леонтьева спорт мастерына кандидатлык программасы буенча осталыкка көч сынаштылар һәм зур уңышка ирештеләр.
Илнең иң көчле нәфис гимнастлары арасында алар җиденче урынга чыгып, республика җыелма командасына иң оста 10 команда арасына керү мөмкинлеге яуладылар.
Лениногорск спортчылары парлы гимнастлар төрендә ярышты.
Фото: 1 нче спорт мәктәбеннән
Нет комментариев