Лениногорск грек-рим көрәшчеләре республика ярышларында дүрт алтын һәм бер көмеш медаль яуладылар
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск грек-рим көрәшчеләре республика ярышларында дүрт алтын һәм бер көмеш медаль яуладылар

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган республика турниры 1 нче март көнне Баулыда узды.

Анда   2010-2013 елгы яшүсмерләр бил алышты. 

Ярышларда Әлмәт, Бөгелмә, Урыссу, Казан, Чистай, Азнакай һәм Лениногорск шәһәрләрннән грек-рим көрәшчеләре атнашты. катнашты. 

Шәһәребезнең 3 нче спорт мәктәбе спортчылары Павел Антонов, Сергей Лобанов, Артём Власов, Николай Лобанов бу турнирда җиңү яуладылар. Тагын бер көрәшче Камил Вәлиәхмәтов икенче урынга ия булды.

 

 


Нет комментариев