Лениногорск янгын күзәтчелеге эшчәнлеге һәм профилактика бүлеге балалар арасында рәсем конкурсына нәтиҗә ясады
Лениногорск муниципаль районы күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика бүлеге балалар арасында Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 35 еллыгына багышланган бәйге оештырган иде.
Ул “Янгын куркынычсызлыгы –балалар күзе белән” дигән исем белән узды. Лениногорск муниципаль районы мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләре бу бәйгегә 307 иҗат эше тәкъдим итте.
Шушы көннәрдә күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлегендә бәйгедә катнашкан балаларны бүләкләү тантанасы булды. Бәйгедә катнашкан өч йөздән артык эш арасыннан талантлы сабыйларның иң яхшы әсәрләрен сайлап алу алай җиңел булмады. Йомгак ясаганда оештыручылар катнашучыларның сәнгать осталыгын, иҗат эшләренең оригинальлеген һәм бирелгән темага туры килүен бәяләделәр.
Бүләкләү тантанасын Лениногорск муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге башлыгы Дамир Вилданов үткәрде. Бәйгедә җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Беренче урын шәһәрнең 28 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче Алан Галләмовка бирелде, аңа кыйммәтле приз – график планшет тапшырылды.
Тимәшнең “Карлыгач” балалар бакчасында тәрбияләнүче Сафина Менке икенче урынга чыкты, ул «Алиса» Яндекс станциясе белән бүләкләнде.
Өченче урын өчен 3D каләмне - 32 нче балалар бакчасына йөрүче Тимур Грачевка бүләк иттеләр.
Бүләкләү барышында Дамир Вилданов барлык малайларга һәм кызларга тырышлыклары, осталыклары һәм талантлары өчен рәхмәт белдерде, аннары балаларга янгын чыгуга юл куймас өчен үтәлергә тиешле кагыйдәләр, шулай ук бәла-каза килеп чыкса, котылу өчен ничек эш итәргә кирәклеге турында сөйләде.
Бәйгенең максаты да, рәсем сәнгате аша балаларның янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәнүе, даими хәтердә тотуына һәм тормышта куллана белүләренә юнәлдерелгән иде.
Фотолар Лениногорск күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев