Лениногорск имамнары Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашты
Бүген, 5 февральдә, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Урыссу бистәсендә Татарстанның көньяк-көнчыгыш өлеше мөхтәсибләре һәм имамнары белән очрашты.
Җыелышта Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Азнакай һәм Ютазы районнарыннан 100 гә якын имам һәм хәзрәт катнашты.
Мөфти белән бергә алар Татарстанда дини эшчәнлекне гамәлгә ашыру һәм исламны үстерүнең көнүзәк мәсьәләләре турында фикер алышты.
Камил хәзрәт ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең узган еллардагы төп эшчәнлеге, шул исәптән мәгариф, мәгърифәтчелек, нәшрият, фәнни эшчәнлек өлкәләрендәге хезмәте һәм казанышлары турында сөйләде. Ул Диния нәзарәте һәм аның дини оешмалары алдында торган өстенлекле юнәлешләрне билгеләде. Алар арасында кадрлар әзерләү, халык арасында дини белем бирү һәм дәгъват, вакыф институтын үстерү, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү кебек юнәлешләр бар.
Мөфти Россиядә һәм Татарстанда – Ватанны саклаучылар елы, ә Диния нәзарәтендә Каһарманнар елы игълан ителүен искәртте. Очрашуда ул якынлашып килүче Рамазан аена аерым игътибар бирде һәм аны районнарда уздыру буенча тәкъдимнәрен әйтте. Ул Татарстанда төрле чаралар уздыру көтелүен әйтте һәм аларда актив катнашырга өндәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев