Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск йөзүчеләре яңа сезонга әзерләнә

Лениногорскиның “Юбилейный” бассейнында шөгыльләнүче балалар һәм үсмерләр яңа сезонны башларга әзерләнә.

Алар Казанның Олимпия резервлары училищесында уздырылган йөзү буенча уку-күнекмә җыеннарында катнаштылар.

 Бу республикакүләм  спорт әзерлеге чарасында  Чаллы, Минзәлә, Лениногорск, Алабуга, Казан шәһәрләреннән килгән спортчылар һәм тренерлар катнашты. Җыеннарда спортның бик күп төрләре буенча әзерлек үткәрелде. Яшь спортчылар әзерлек өчен тренажер залы, спорт һәм уен мәйданчыклары, шулай ук парк зонасында йөгерү юлларыннан да  файдаланды.

 Олимпия резервлары училищесы тренерлары һәм спортчылары бу вакыт эчендә бик күп, кирәкле һәм урынлы киңәшләр биреп, төрледән-төрле  мастер-класслар үткәргәннәр.  Шулай ук  спортчыларны аш белән тәэмин итү дә бик яхшы оештырылган иде. Саф һава, уңайлы, тыныч шартлар, нәтиҗәле эш өчен кирәкле шартлар барысы да тудырылган иде, ике атна дәвамында барган җыеннардан,  яшь йөзү осталары алдагы спорт сезоны ярышларына көч туплап,  җиңүләргә дәрт алып кайтканнар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев