Лениногорск ишегалларында асфальт салу эшләре бара
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск ишегалларында асфальт салу эшләре бара

Бүгенге көндә асфальтлау эшләренең 60 проценты тәмамланган.

Ишегалларына капиталь ремонт вакытында иң күп көч һәм техника таләп итә торган эш – асфальт салу.

Бүгенге көнгә асфальт салу эшләре 2026 елда капиталь ремонтка планлаштырылган 19 ишегалдының сигезендә 60 процентка тәмамланган. 

Эшләр  алып барыла:
 Тукай урамы,  2 нче йорт

 Горький урамы,  19нчы йорт 

 Ленинград урамы, 29 һәм 29а йортлары

 Куйбышев урамы, 35нче йорт.

«Безнең ишегалды" программасы ярдәмендә безнең ишегаллары халык өчен уңайлы  һәм төзек булачак.


Фото: ЛМР матбугат хезмәте.

 


Нет комментариев