Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск “Исток-Башлангыч” үзәге эшләргә теләгән социаль ярдәм алучыларга булыша

Лениногорскиның “Исток-Башлангыч” үзәге белгечләре, социаль ярдәм алучы эшкә сәләтле гражданнар, шул исәптән яшүсмерләрнең эшкә урнаша алу мөмкинлекләре турында чара уздырды.

Чара әлеге котегориягә эләгүче кешеләргә эшкә урнашу, укып яңа һөнәр үзләштерү һәм эш эзләүдә ярдәм итү максатында оештырылды. Үзәкнең эшкә урнаштыру бүлеге мөдире Гыймадиева Илгизә чарада катнашучыларга  эш эзләүче кешегә өчен һөнәри белем бирүдә  һәм үз эшләрен ачуда финанс ярдәме күрсәтү, вакытлыча эшкә урнаштыру мөмкинлекләре турында сөйләде.


«Безнең бурыч - һәркемгә кулай эш табарга , эшкә урнашу өчен укырга керү, һөнәр үзләштерүдә булышу”,-дип ассызыклады ул.
«Работа в России» порталы кебек онлайн-сервисларга аерым игътибар бирелде, анда актуаль вакансияләр табарга һәм квалификация күтәрү курсларын узарга мөмкин. Чарада катнашучылар эшкә урнашу өчен резюме төзү, эш бирүче беләш шәхси консультатция үткәрү буенча да ярдәм алдылар.


Очрашу тере аралашу форматында узды, бу анда катнашучыларга файдалы мәгълүмат алу гына түгел, ә сораулар бирергә, төбәктә эшкә урнашу перспективалары турында фикер алышырга мөмкинлек бирде. Киләчәктә үзәк мондый очрашуларны даими рәвештә уздырырга планлаштыра.

Фото «Исток – Башлангыч»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев