Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск юлларын ремонтлауга Татарстан Рәисе ярдәме белән 1 миллиард сумнан артык акча бүленгән

Зур күләмле эшләр.

Быел Лениногорск районы шәһәр һәм район юлларын ремонтлауга моңарчы күрелмәгән финанс ярдәме алган.

Бу хакта район башлыгы Марат Гирфанов атналык планеркада хәбәр итте. Район башлыгы сүзләренчә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән юллар ремонтлауга 1 миллиард сумнан артык акча бүленгән. 

“Соңгы 2 елдагы кебек финанслау күләме бездә булганы юк иде әле. Бу җитди ышаныч, җаваплылык һәм гаять зур эш фронты. Халык фикерен исәпкә алып, без беренче чиратта төзекләндерергә тиешле юлларны билгеләдек. Авыл җирлекләрендә дә эш күләме зур. Календарь графигы төзелеп бетә. Шәһәр мохитенең һәркем файдалана алырлык булуына аерым игътибар бирәбез. Тротуарлар һәм җәяүлеләр кичүләре һәркем өчен уңайлы булырга тиеш: бала коляскасы белән йөрүче әниләргә дә һәм хәрәкәт итү чаралары белән мөмкинлеге чикләнгән кешеләргә дә», -  диде Марат Гирфанов.

Эшләр «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында алып барылачак.

 

фото: архив

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев