Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск картлар һәм инвалидлар интернат-йортында «Солдатта булган диләр» бәйгесе булып узды

Лениногорск картлар һәм инвалидлар интернат-йортында ”Заман сулышы” һәм “Лениногорские вести” волонтёрлары ярдәме белән “Солдатта булган диләр” бәйгесе булып узды.

Бу осталык, тапкырлык һәм хәрби әзерлекне сынап карауга багышланган чара беренче бөтендөнья сугышы геройларына багышланды.

Чарада катнашучылар башта 1914-1918 нче еллар тарихына тукталып, Россия армиясенең герой -полководецлары Алексей Брусилов, Лавр Корнилов, Михаил Алексеев һәм Николай Духонин, алар командылык иткән полкларның сугышчан батырлыгы турында документаль фильм карадылар.

Икенче өлешендә, интернат-йортта яшәүче, барысы да үз вакытында хәрби хезмәт юлы үткән ир-атлардан торган ике команда  бәйгедә ярышты.

Бәйге биремнәре дүрт төрле иде: беренчесе - таныш булмаган урында ориентлашу һәм палатка корып кую. Билгеле, чын палатканы яңгыр һәм кояштан саклаучы олы зонтлар алыштырды, әмма бәйгенең җитди һәм мавыктыргычлыгы моның белән генә кимемәде.

Икенче турда  интернат-йорт бакчасыннан коры-сары җыеп, алардан  «учак»  бастырып куярга тиеш иделәр. Өченче бирем – төзлекне сынауга, ә дүртенчесе хәрби дәрәҗәләрне белүгә багышланды. Соңыннан бәйгедә катнашучылар волонтёрлар алып килгән күчтәнәчләр белән сыйландылар.

 

фотолар: Исламия Галимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев