Регионара турнир.
Бөгелмәдә 27-28 февральдә яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча төбәкара турнир узды.
Анда Самара , Октябрьский, Туймазы( Башкортстан), Казан , Чистай, Түбән Кама, Яр Чаллы, Лениногорск, Зәй шәһәрләреннән 2013-2014 һәм 2015-2016 елларда туган 135тән артык яшь көрәшче үз осталыкларын күрсәтергә җыелды.
Лениногорскиның 3нче спорт мәктәбе яшь көрәшчеләре турнирда яхшы нәтиҗәләр күрсәтте һәм 3 медаль алып кайтты.
Усманов Роберт — 1 урын
Ибраһимов Дамир — 1 урын
Саинов Әмир — 3 урын
фото: 3нче спорт мәктәбе
Нет комментариев