Лениногорск көрәшчеләре медальләрнең барлык төрен дә алып кайтты
Октябрьский шәһәрендә Халыкара балаларны яклау көненә багышланган грек-рим көрәше буенча ачык турнир узды.
Ярышларда Башкортстан, Татарстан, Оренбург өлкәсе һәм Новороссийск шәһәре көрәшчеләре катнашты.
Лениногорскиның 3 нче мәктәпнең грек-рим көрәше бүлеге укучылары яхшы көрәш үрнәкләре күрсәттеләр. Зубаровский Макар үз үлчәү авырлыгында җиңүче булды. Турнирның көмеш призерлары-Марданшин Илмир, Вәлиәхмәтов Камил һәм Никифоров Станислав. Турнирның бронза призеры - Власов Артем булды.
1 июньдә Яр Чаллыда "Профит" компанияләр төркеме призларына балаларны яклау көненә багышланган көрәш фестивале узды. Анда Татарстанның ун шәһәреннән 130 көрәшче катнашты. Лениногорскида грек-рим көрәше бүлеге көрәшчеләре Иванов Кирилл һәм Сәләхов Илназ үз үлчәү категорияләрендә (62 кг. га кадәр һәм 68 кг. га кадәр) көмеш медальләр яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев