Лениногорск кызы, театр артисты Римма халыкара фестивальдә Гран-при алды
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск кызы, театр артисты Римма халыкара фестивальдә Гран-при алды

Римма узенең искиткеч тавышы белән жюриларны таң калдырды.

 

Лениногорск кызы, Әлмәт театры артисты Римма Заһидуллина (Лотфуллина) Евразия талантлары 2023" III Халыкара фестиваленең интернациональ проектында җиңү яулады һәм Гран-Прига лаек булды.

Римма үзенең искиткеч тавышы белән жюриларны таң калдырды.Россиянең барлык төбәкләреннән, Кытайдан һәм Кореядан 2000дән артык талант катнашты.

Оештыручылар: Якутия мәдәниятен үстерү республикаль фонды һәм international competition of vocalists and instrumentalists EURASIA INTERNATIONAL MUSIC COMPETITION (Көньяк Корея) ярдәме белән үткәрелгән.

Риммага  киләчәктә тагын да уңышлар теләп калабыз!

фото: Р. Заһидуллина тарафыннан бирелде.

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Нет комментариев