Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск мәчетендә Корбан гаете намазы вакыты билгеле

16 июньдә мөселманнар Корбан гаетен билгеләп үтә.

Өч көн дәвамында, ягъни 16, 17, 18 июнь көннәрендә корбан чалынырга мөмкин.

Ислам динендә иң зур бәйрәмнәрнең берсе – Корбан бәйрәме (Ид әл-Әдха). Ул мөселман календаре һиҗри буенча Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә башлана. Зөлхиҗҗә аеның беренче ун көне бөтен дөнья мөселманнары өчен яхшы көннәр санала. Бу көннәрдә ураза тоту, мөмкин кадәр игелекләр кылу хәерле. Игелекле гамәлләргә догалар кылу, сәдакалар бирү, шулай ук өстәмә ураза тотулар керә.

Корбан гаете уңаеннан Лениногорск мөхтәсибәте бәйрәм программасын тәкъдим итә.
5.00 – Коръән уку
5.25 – Тәбрикләү сүзе
5.30 – Бәйрәм вәгазе
6.00 – Гает намазы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев