Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск мәдәният сараенда татар халык гореф-гадәтләрен искә төшерделәр

Лениногорск шәһәренең Мәдәният сараенда Гаилә елына багышланган «Гаилә белән кич утырабыз» дип исемләнгән фольклор кичә узды.


Кичәгә мәктәп укучылары һәм аларның әти-әниләре, администрация вәкилләре чакырылган иде.  

Лениногорск шәһәре башлыгы урынбасары Галия  Урманова үз чыгышында әлеге чараның мөһимлеген һәм кирәклеген билгеләп үтте. 

Тамашачылар татар халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән таныштылар, мәкаль - әйтемнәрен, татар әдәбияты классикларының әсәрләрен искә төшерделәр, "Капкалы", "Йөзек салыш", "Парлашу" уеннарында да катнаштылар.

11 нче гимназиянең "Тулпар" фольклор ансамбле  татар халкының “Исем кушу" йоласын тәкъдим итте.

 "Ак калфак" хатын-кызлар оешмасы һәм шәһәребезнең Мәдәният сараенда эшләп килүче "Сүнмәс ялкын" ансамбле  ханымнары килгән халыкны кул эшләнмәләре, милли ризыклардан торган күргәзмәләр,  моңлы җырлар белән сөендерде.

 “Кояш баегач, кич булгач” китап күргәзмәсе дә һәркемнең күңеленә хуш килде.

 

фото: үзәк китапханәдән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев