Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск Мәдәният сараенда «Татнефть» гранты ярдәмендә яңа мөмкинлекләр булдырылды

Лениногорск Мәдәният сараенда “Татнефть” гранты ярдәмендә заманча идән япмасы һәм диодлы экран барлыкка килде.


Компаниянең грант конкурсында учреждение ике тапкыр җиңү яулады. Узган ел Мәдәният сараенда заманча тавыш яздыру студиясе барлыкка килде. Монда җыр яздырырга соло башкаручылар, авторлар, чыгарылышлар килә. 

Бу юлы грант отып, яңа экранлы булдылар, чаралар да яктырак, динамикалы узачак, ә махсус сәхнә линолеумы биючеләргә шуып китмәүне тәэмин итәчәк. Яңа җиһазлар алда торган зур юбилейга – 2024 елда Мәдәният сараеның 60 еллыгына нефтьчеләрдән менә дигән бүләк.

“Безнең идән япмасы булмаганда, гастрольгә килгән коллективлар үзләре белән алып килә иделәр. Ә хәзер безнең бәйрәм чаралары югары дәрәҗәдә узар өчен бөтенесе бар”, - ди учреждение директоры Флера Төхвәтова.

Әлбәттә, вакыт узу белән агач идәннәрнең торышы начарлана, вак агач кыйпылчыклар күренә башлый, шыгырдау ишетелә, ә такталарның лаклы япмасы хәрәкәтләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итми. Ремонттан соң һәр чыгыш ясаучы артист үзләрен ышанычлырак хис итә. 

Технология заманасы үз кагыйдәләрен куя. Концертлар әкренләп перфоманска (креатив заманча сәнгать) әверелә. Шуңа күрә яңа LED экранга ихтыяҗ барлыкка килгән. Бүген ул чараларны видеоязмалар белән, кирәкле сурәтләр белән алып барырга мөмкинлек бирә, сәхнәгә өстәмә яктырту функциясен башкара.

 

Сергей Трусов фотосы

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев