Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск Мәдәният сараеның “Сәрвиназ” ансамбле Кырымда булды

Зур тәэсирләр белән

Лениногорск Мәдәният сараеның «Сәрвиназ» үрнәк вокаль ансамбле  җитәкчесе Рәмзия Галимова белән берлектә һәм «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең төрле еллардагы җиңүчеләре белән  Кырымда «Сәләт – Ак барс» яшьләр үзәгендә булды.

 2 атна дәвамында малайлар һәм кызлар иҗат, дуслык, шатлык, җылылык һәм игелек атмосферасында булды.

Күпсанлы белем бирү һәм күңел ачу чаралары белән тулыландырылган көннәр аларның күңеленә хуш килгән. Болар – мастер-класслар, фильмнар карау, спорт ярышлары, тантаналы чаралар, Бакчасарайда, Севастопольдә концертлар, Кара диңгез флоты диңгезчеләре белән очрашу, Кырымның музейлары һәм истәлекле урыннары буйлап экскурсияләр, диңгездә коену, отрядларның кичке тематик чыгышлары, “капустник”лар, дискотекалар, бүләкләр тапшыру…

Болар барысы да сәяхәт турында онытылмаслык иң якты тәэсирләр калдырган. Туклану да бик яхшы оештырылган. 

«Созвездие-Йолдызлык» фестиваленә, Татарстан җитәкчелегенә шундый иҗади мөмкинлекләр тудыру өчен рәхмәт”, - дип хәбәр итә Мәдәният сарае социаль челтәрдә

 

фотолар: https://vk.com/dklensk?from=groups

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев