Лениногорск мәгариф ветераннары спорт эстафетасында катнашты
Мәгариф ветераннары тормышы гөрләп тора.
Алар спорт белән бик дус. Шәһәрнең 2нче һәм 4нче мәктәпләрендә мәгариф ветераннары өчен спорт бәйрәмнәре узды.
Мәгариф учреждениеләрендә эшләгән 30дан артык пенсионер эстафетада катнашты. Лениногорск мәгариф ветераннары советы рәисе Люция Ильина тәкъдиме белән оештырылды бу спорт уеннары. Ул эстафеталарны алга таба да үткәрергә ниятләп тора. Ә мәктәп җитәкчелеге спорт заллары һәм спорт инвентарьлары тәкъдим итәчәк.
Энергия, җиңүгә омтылыш – командаларга яхшы күрсәткечләр алып килде.
фото: Лениногорск мәгариф хезмәткәрләре профсоюзыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев