Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск мәктәбе чыгарылышы БДИда йөз балл җыйган 15 укучыны әзерләгән

Шушы көннәрдә Лениногорск Мәгариф идарәсе шатлыклы яңалык белән бүлеште.

Казан шәһәренең 131нче лицейда математика укытучысы – Сергеев Кирилл Михайлович быел БДИда профиль математикадан берьюлы 15 (унбиш) 100 балл туплаган укучылар әзерләгән.

Кирилл Лениногорскиның 7нче мәктәбендә 1нче сыйныфтан 11нче сыйныфка кадәр белем алган. 2011 елда тәмамлап чыккан. КФУда югары белем алганнан соң 1 ел үзенең укыган мәктәбендә эшли һәм аннары һөнәри юлын Казанда дәвам итә. 

Һәм менә быелгы уку елында үзе укыта торган предмет буенча аның 15 укучысы имтиханда 100 бал туплаган. 
Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин аны БДИ нәтиҗәләре буенча республика педагоглары арасында абсолют лидер дип игълан итте.
Горурланабыз үзебезнең чыгарылыш укучысы белән!

Исегезгә төшерәбез: Быел Татарстан БДИ нәтиҗәләре буенча Россиянең алдынгы төбәкләре исемлегендә янәдән лаеклы урын алды. Республика буенча барлыгы 460 йөз баллык нәтиҗә теркәлгән. Аларны 408 чыгарылыш укучысы алган. Ике укучы өч предмет буенча 300 балл җыйса, 48 укучы ике предметтан 200 баллга ирешкән. Тагын 358 чыгарылыш укучысы берәр фәннән максималь нәтиҗә күрсәткән.

 

фото: Мәгариф идарәсеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев