Лениногорск Мәшгульлек үзәгеннән эшкә юллама алдылар
«Кадрлар» илкүләм проекты
Лениногорск Мәшгульлек үзәге “Кадрлар” илкүләм проекты кысаларында “Россиядә эш. Мөмкинлекләр вакыты” Бөтенроссия эшкә урнашу ярминкәсенең федераль этабын үткәрделәр.
Тугыз эш бирүче эш эзләүчеләргә 89 вакансия тәкъдим итте.
Вакансияләр ярминкәсенә 52 лениногорскилы килде, шуның 32се – эшсез гражданнар, 20се – эш эзләүчеләр.
“Алар белән һөнәри юнәлеш буенча тест уздырдык, карьера үсеше буенча тәкъдимнәр әйттек. Иң мөһиме: 10 кеше эшкә юллама алып китте”, - ди Лениногорск Мәшгульлек үзәге директоры Лилия Шаһиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев