Лениногорск микрорайоннары ишегалларында Яңа ел бәйрәмнәре башлана
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск микрорайоннары ишегалларында Яңа ел бәйрәмнәре башлана

Шәһәр ишегалларында территориаль җәмәгатьчелек үзидарәләре катнашында яңа ел бәйрәмнәре башланачак.

Бу хакта Лениногорск мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аның беренчесе – 22 декабрьдә  7нче микрорайонда, 13нче ТОС үткәрә.

23 декабрьдә Широкая урамы, 15нче йорт һәм Җиңүнең 50 еллыгы, 9 һәм 9нчы А йорт территорияләрендә 1нче ТОС белән 4нче ТОС үткәрәчәк.

24 декабрьдә исә Губкин урамы, 59нчы йорт янында 5нче ТОС уздыра.

Яңа ел бәйрәмнәре 5 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.

Чаралар 11.00 сәгатьтә башлана.

Кайда, кайсы микрорайонда булачагы турында карточкалардан карагыз.


Нет комментариев