Лениногорск моржлары кышкы спорт төрләренең Россия-Кытай фестивалендә 10 медаль яулады
Россия-Кытай кышкы спорт төрләре фестивале Амур елгасы чиге бозында Благовещенск (РФ) һәм Хэйхэ (КНР) шәһәрләре арасында узды.
Кышкы спорт төрләре фестивале ике көнлек, үткәрү датасы – 28 февраль – 1 март. Программада – хоккей матчы һәм Кытай, Россия рәссамнары ясаган боз гравюрасын күрсәтү.
Балалар һәм өлкәннәр арасында хоккей матчлары узды, үзләренең күрсәтмә чыгышларын «Камаз-Мастер» һәм Ural Motorsport күрсәтте. Катнашучылар һәм кунаклар алдында Россия фигуралы шуучысы - ике тапкыр дөнья чемпионы Евгения Медведева «Анна Каренина»номеры белән чыгыш ясады.
Традиция буенча боз хоккее, авторалли, кышкы йөзү һәм спортның дүртенче төре - туплы хоккей булды.
Хоккей, ралли буенча традицион турнирлардан тыш, шулай ук кышкы йөзү буенча ярышлар үтте.
Лениногорскидан Илфат Абдеев, Любовь Гыйләҗева һәм Алинә Вахитова республикабыз җыелма командасы составында төрле дәрәҗәдәге 10 медаль яуладылар.
Фестивальдә Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты, ул шәхсән безнең командага боз юлларында уңышлар теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев