Рамазан - Коръән ае.
Лениногорск мөхтәсибәте һәм «Мөслимә» клубы хатын-кызлар арасында «Ясин» сүрәләре уку буенча, ә кызлар арасында «Фатиха» сүрәсен яттан сөйләү буенча бәйге уздыра.
Бәйге 23 март көнне 15.00 сәгатьтә «Ихлас» мәчетендә үтәчәк.
Лениногорск мөхтәсибәте азанны дөрес һәм аһәңле итеп әйтүче малайлар арасында бәйге уздыра. Анда 7 яшьтән 16 яшькә кадәрге малайлар катнаша ала.
Азан әйтү бәйгесе 22 март көнне 16.30 да башлана.
Бу хакта Лениногорск мөхтәсибәте телеграм-каналда хәбәр итә.
Нет комментариев