Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск мөхтәсибәтендә Коръән укучылар арасында бәйге

Рамазан – Коръән уку ае диләр, шунлыктан Лениногорск мөхтәсибәте “Мөслимә” хатын-кызлар клубы белән берлектә Коръән уку буенча конкурс уздырды.

“Мөслимә” клубы җитәкчесе Ләйлә ханым Гыймранова әйтүенчә, алдагы елларда Рамазан аенда Коръән уку конкурсы олы яшьтәге апалар арасында гына үткәрелсә, быел әлеге бәйгегә мәчетләрдә яки мәчет курсларында белем алучы кыз балаларны, малайларны да катнаштырырга уйлаганнар.

Балалар конкурска “Әл-Кадр” сүрәсен ятлап килергә тиеш иделәр. “Мәчеттә белем алу программасында әлеге сүрә укылмый, шунлыктан балаларның күбесе әти-әниләре ярдәмендә яисә аудиотавыш ярдәмендә (минем кызым шулай өйрәнде) ятлап, өйрәнгәннәр, - дип аңлата Ләйлә ханым. – Рамазан аенда иң мөбарәк, иң хәерле – Кадер кичәсе бар. Коръәндә аңа тулы бер сүрә – “Әл-Кадр” багышланган. Шунлыктан бу сүрәне яттан сөйләүдә ярышны оештырдык”, - ди.

Катнашучыларның сүрәне дөрес итеп укуларын жюри тикшереп, бәяләп барды, жюрида Фәния, Гүзәл, Вера ханымнар иде. Соңыннан алар балаларга мактау сүзләре әйттеләр, киләчәктә дә шулай иманлы булып калуларын теләделәр.

Конкурста беренче урынны Мәрьям Галиева, Вәсилә Гомәрова алдылар. Мәрьямгә – 8 яшь. Баксаң, ул Коръән сүрәләрен укырга 6 яшьтән өйрәнә башлаган. “Мине әти өйрәтә. Миңа бигрәк тә “Әл-Кадр”сүрәсе ошый. Мин рәсем ясарга, мәктәпне дә яратам”, - ди.

Беренче урында икенче җиңүче – 17 яшьлек Вәсилә Гомәрова. Ул тиздән мәктәпне тәмамлаячак, имтиханнарга әзерләнү белән беррәттән Коръән сүрәләре укырга да вакыт таба.  “Мин Коръәнне күптән өйрәнәм, тәҗвидне дә өйрәнәм. 30нчы җүзне яталуны тәмамладым. Коръәнне уку да, тыңлау да ошый, күңелгә тынычлык бирә”, - ди. Киләчәктә аның архитектор яки дизайнер буласы килә.

Икенче урында – Мәликә Шиһабетдинова, өченчедә – Ләйлә Шиһабетдинова.  

Жюридагы ханымнар шулай ук Әмирханның яхшы укуын да билгеләп үттеләр. Барлык Коръән укучылар зәм-зәм суы, татлы призлар алды, җиңүчеләргә ислам товарлары алыр өчен сертификат та тапшырылды.

Балалардан соң Коръән уку буенча апалар арасында бәйге үтте. Аларга “Ән-Ниса” сүрәсе укырга иде. Коръәннең дүртенче сүрәсе, тәрҗемә иткәндә “Хатыннар” дигәнне аңлата. Бу бәйгедә беренчелеккә Әкълимә Газизова һәм Рәмзия Ситдикова лаек булды.

Икенчедә – Дания Зарипова, өченчедә – Зәлия Садриева. “Тыңлаучылар күңеленә ошады” дип, олы яшьтәге ике апаны да билгеләп үттеләр. Зәй-каратайдан Расиха апа һәм Зәкия апа. Җиңүчеләр истәлекле бүләкләргә ия булды.

 

Розалия Мостафина

Фотолар: Лениногорск мөхтәсибәтеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев