Лениногорск муниципаль районында эшләүче педагогларның 75 проценты – югары һәм беренче категорияле
Бу дөньяда булган барлык белемнәр, барлык корылмалар, барлык ачышлар һәм казанышлар - укытучылар хезмәте.
5 октябрьдә әлеге һөнәр ияләренең бәйрәме билгеләп үтелә.
Лениногорск муниципаль районында 34 гомумбелем бирү учреждениесе эшли, шуларның 21е – авыл мәктәбе, 12се – шәһәр мәктәбе. Бер мәктәп сәламәтлекләре чикле балалар өчен.
Мәктәпләрнең 15е- урта, 14е – төп, дүртесе – башлангыч.
Лениногорск районында 1 мең 167 педагог эшчәнлеген алып бара. 708 педагог мәктәпләрдә эшли, 415е – балалар бакчасында.
Педагогларның уртача яше – 45 яшь. Шәһәр һәм районда эшләүче педагогларның 75 проценты – югары һәм беренче категорияле.
Һөнәри бәйрәм алдыннан Лениногорск Мәдәният сараенда мәгариф хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы булды.
Укытучылар көненә багышланган чара мәктәп укытучыларын, балалар бакчалары тәрбиячеләрен, көллият укытучыларын һәм педагогик хезмәт ветераннарын берләштерде.
Котлау сүзе белән шәһәр башлыгы урынбасары Галия Котдус кызы Урманова , Мәгариф идарәсе җитәкчесе Вагиз Санатуллин, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Вагизова чыгыш ясады, Лениногорск педагогларының районның мәгариф системасын үстерүгә керткән зур өлешләрен билгеләп үттеләр, аннары дәүләт һәм муниципаль бүләкләр тапшырдылар.
7 педагог – «РФ Мәгариф тармагының мактаулы хезмәткәре» исеме алды, 23 педагог «ТР мәгариф һәм фән тармагы отличнигы» билгесенә лаек булды, «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесен 12 педагог алды, 25 педагог муниципаль советның Рәхмәт хатын алды. 25 педагог ТР Мәгариф һәм фән министрныңы Мактау грамотасына лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев