Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск муниципаль районында суүткәргеч төзелешенең икенче этабы тәмамлана

Лениногорск районында яңа суүткәргеч төзелешенең икенче этабы ахырына якынлаша.

Проект «Бердәм Россия» халык программасы кысаларында гамәлгә ашырыла. 

Эшләр барышында белгечләр яңа торбалар суздылар, насослар һәм су чистарту системалары урнаштырдылар. Моннан тыш, Иске Писмән  станциясеннән алып тупланма резервуарларга кадәр су үткәргечнең иң проблемалы участогын тәртипкә китерделәр.

Район башлыгы Марат Гирфанов этапның тәмамлануы шәһәр өчен әһәмиятле вакыйга булуын билгеләп үтте.

«Хәзер халык эчәргә яраклы суның тотрыклы килүенә, шулай ук төбәктәге санитар-эпидемиологик вәзгыятьнең яхшыруына исәп тота алачак", - диде ул.

 

фото:  tatarstan.er.ru 


https://tnv.ru/news/tatarstan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең МАХ-каналга кушылыгыз: https://max.ru/join/FCC6jdLcKlakggSaD114n_EtmNar4gIlWnBZvw_t_SA


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев