Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск музыка мәктәбендә Николай Кудашев истәлегенә фестиваль-конкурс уздырылачак

Дүртенче ачык шәһәркүләм конкурс-фестиваль 23-24 март көннәрендә Лениногорск музыка мәктәбендә узачак.

"Гори, гори, моя звезда" дип исемләнгән бәйге Николай Максимович Кудашев истәлегенә багышланган юбилей чаралары кысаларында үткәрелә. Анда яшь башкаручылар музыка уен коралларында чыгыш ясачак. Быел баян, аккордеон музыка уен кораллары янына фортепиано һәм гитарада уйнаучылар да өстәлгән. Конкурста 40 укучы катнашыр дип көтелә.

Конкурс ике номинация буенча үткәрелә: "Соло башкару", "Ансамбль башкару". Аларның чыгышын компетентлы жюри тыңлаячак, бәяләячәк. Жюрида: Н.Кудашев исемендәге музыка мәктәбе директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рафаэль Әхмәтҗанов, директор урынбасары - Анна  Хлапова, укытучы, концертмейстер Фәридә Гимаева, баян классы укытучысы Людмила  Куршина.

Мөгаллимнәргә һәм яшь башкаручыларга уңышлар телибез.

Лениногорскида музыка мәктәбе 1954 елның 3 гыйнварында барлыкка килә. 1982 елда директор итеп Николай Кудашев билгеләнә. Аның бөтен  хезмәт эшчәнлеге музыка мәктәбе белән бәйләнгән. Ул Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, хезмәт ветераны,ТР Мәдәният министрлыгы грамоталары белән бүләкләнгән, Ш.Бикчурин премиясе иясе.

 

Фото музыка мәктәбеннән.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев