Лениногорск нефть техникумы студентлары илкүләм ярышта бронза яулады
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск нефть техникумы студентлары илкүләм ярышта бронза яулады

Пермь краеның Чайковский шәһәрендә 15-19 яшьлек яшүсмерләр арасында чаңгыда ике төр бәйге буенча Россия Беренчелегенең команда ярышлары узды.

Техникум студентлары Денис Вацков (СЭН-22 төркеменнән) һәм  Рузәл Яппаров (СЭН-25 төркеменнән) Татарстан җыелма командасы исәбендә чыгыш ясадылар.

Ярыш нәтиҗәләре буенча команда лаеклы 3 урынны яулады.


Нет комментариев