Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск нефтьчеләренең инициативалары изге эшләргә берләштерә

«Татнефть» конкурсының I этабы нәтиҗәләре буенча иң яхшы дип табылган яңа социаль проектларны Лениногорскида «Татнефть» предприятиеләренең яшь хезмәткәрләре гамәлгә ашырды.

14 нче «Родничок» балалар бакчасының әзерлек төркеме балалары өчен «Лениногорскнефть»   ЦКППН-1 операторы Алина Арсланова истә калырлык экокөн оештырды. Очрашуның махсус кунаклары –  ЦУР илчеләре булды.

Алар нәни балаларга табигатькә сакчыл караш, калдыкларны сортларга аеруның әһәмияте һәм планета ресурсларын саклау турында сөйләделәр. Алган белемнәрен балалар «Экобрелок» иҗади мастер-классында кулландылар һәм үз куллары белән экологик чиста материаллардан истәлекле сувенирлар ясадылар.

14 нче балалар бакчасын тәмамлаучылар аллеясында агач утырту – көннең төп вакыйгасы иде. Оештыручылар бу процессны тагын да мавыктыргычрак итү өчен аниматорларны чакырды. Балалар яраткан мультфильм геройлары белән яшь үсентеләр утырттылар.

Экокөн саф һавада пикник белән тәмамланды. Балалар тамак ялгап алдылар һәм беренче уңышлары белән уртаклаштылар.

«Безнең Компания тотрыклы үсеш принципларына таяна. Бу чара  «Татнефть»нең тормышның барлык өлкәләренә ЦУР кертү буенча зур системалы эшенең бер өлеше, — дип билгеләп үтте Алинә Арсланова. - Без агач утыртып кына калмыйча, балаларда планетаның киләчәге өчен җаваплылыкны аңлауны формалаштырырга теләдек. Аларның кече яшьтән үк бизнес һәм җәмгыятьнең экологияне саклау өчен берләшүен күрүе бик мөһим».

Әйләнә –тирә мохит турында кайгырту һәм акыллы буын тәрбияләү - «Татнефть»нең төп өстенлекләренең берсе. Мондый инициативалар яшьтән үк табигатькә сакчыл мөнәсәбәтнең ныклы нигезен сала.

Мәктәп укучылары һәм компаниянең яшь хезмәткәрләре Лениногорск сулыкларында чистарту эшләре үткәрделәр. «Чиста тамчы» акциясен традиция буенча «Лениногорскнефть» ЦПО слесарь-ремонтчысы Ришат Мөхетдинов оештырды.

«Татнефть-синең мөмкинлекләрең платформасы» конкурсында җиңгән проект ел саен яшьләрне мөһим экологик бурычларны хәл итү өчен берләштерә.

Бу юлы яшел десант шәһәрнең 2, 5 һәм 7 нче мәктәпләрендә укучы 80 гә якын баланы җыйды. Яшь активистлар шәһәрнең игътибар таләп итә торган берничә су объектына бүленде.

Бердәм эш нәтиҗәсендә дистәләгән капчык чүп-чар җыелды. Чүп-чарлар арасында волонтерлар ватык самокат һәм иске автомобиль покрышкаларын да тапканнар. Эш тәмамлангач, экоактивистлар өчен саф һавада зур булмаган пикник оештырылды.

«Шәһәребезнең чисталыгы – ул безнең йөзебез, - дип ассызыклады акцияне оештыручы Ришат Мөхетдинов. - Мин балалар белән мондый чараларның мәгънәсе турында сөйләштем. Балаларның чын күңелдән катнашуы сөендерә: алар үзләре чистарту эшләренә чыгалар, дусларын чакыралар һәм киләсе елга да безне чакырыгыз, диләр». 

Лениногорск яшьләре үзләренең туган якка булган хөрмәтләрен гамәлдә исбатлыйлар. Ә өлкәннәргә бу башлангычларда аларга вакытында ярдәм итәргә генә кала.

 

Диләрә  Гыйльметдинова

Сергей Трусов фотолары

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев