Лениногорск педагоглары август киңәшмәсендә укыту һәм тәрбиягә бердәм алымнар турында фикер алышачаклар
Яңа уку елы башлана
“Хәзерге заман мәгарифенең төп кыйммәтләре ориентирлары: укытуга һәм тәрбиягә бердәм якын килү” – әнә шундый тема буенча Лениногорск Мәдәният сараенда мәгариф системасы хезмәткәрләренең август конференциясе узачак.
Конференция 26 августка билгеләнгән, анда 385 катнашучы булыр дип көтелә.
Пленар утырышта конференциядә катнашучылар 1 сентябрьдән мәктәпләрдә яңа кагыйдәләр һәм белем бирү стандартларын кертүгә бәйле темалар буенча фикер алышачаклар. Бу үзгәрешләр уку программаларына, уку процессын оештыруга, цифрлаштыруга һәм хәтта мәктәп формасының сыйфатына да кагыла. Шәһәр һәм район педагогик учреждениеләр алдында балаларны укыту һәм тәрбияләү буенча яңа бурычлар билгеләнәчәк.
Шулай ук елдагыча мәгариф учреждениеләре һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре бай күргәзмә оештырачак.
Конференция ахырында укытучыларны һәм тәрбиячеләрне, өстәмә белем бирү педагогларын бүләкләү тантанасы була.
фото: редакция архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев