Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск педагогы «Бөтен Россия белән укыйбыз» проектында катнашырга чакыра

Сыйныф җитәкчеләре форумы «Бөтен Россия белән укыйбыз» белем проектын башлап җибәрде.

 

Катнашучы, төркем җитәкчесе, Лениногорск нефть техникумының гомуми белем бирү дисциплинасы укытучысы Татьяна Мадиева проектта ни өчен катнашырга кирәклеге турында сөйли:

"Лениногорск нефть техникумында «Бөтен Россия белән  укыйбыз» проекты кысаларында «Нефть техникумының укучылары" конкурсы башланды. Конкурска 30 нчы декабрьдә йомгак ясарбыз; җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар һәм призлар белән бүләкләнәчәк. Проектның һәр катнашучысы электрон сертификат алачак , моның өчен видеоны ВКга урнаштырганнан соң гариза җибәрергә кирәк.

Барлык коллегаларым-педагогларга, аларның укучыларына һәм студентларга проектка кушылырга тәкъдим итәм! Шартлары  гади:

- яраткан китабыгыздан өзек укып, кечкенә генә видео яздырыгыз;

- видеоны үзегезнең ВК  битендә урнаштырыгыз;

- китап авторы кем булуын һәм кыскача сюжетын сөйләгез, ләкин  ничек тәмамланачагын әйтмәгез;

- бу проект турында сезгә әйткән укытучыны һәм проект авторларының берсен  Alena Maskaeva яки Юрий Поляковны билгеләгез;

Проектның хэштегы турында онытмагыз - #ЧитаемвсейРоссия  #ФКРзачтением  #ЧитающаяШкола    #ЧитаемШколой (без әле үзебезнекен дә куйдык - #читаемвсейРоссией_СПО #ЧитаемСПО #Читающийтехникум #Читающийколледж)

Йомгаклау 1 нче майда ясалачак. 300 видео чыгарган  уку йортлары "Россиянең иң укый торган мәктәбе" статусын алачак. 100 һәм 50 видео куючылар  да бүләкләнәчәк".

https://mon.tatarstan.ru/index.htm/news/2145585.htm

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев